Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның 2020 елның 5 октябрендә ПУ-653 номерлы Указына кул куелды.
Р. Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, телне саклау - халыкның киләчәк буыннарга бурычы, ә туган тел - кешенең халык белән нәзакәтле бәйләнеше. Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен бер үк шартлар тудырылырга тиеш.