Җәлил беренче мәктәбе "Минем гаиләмнең ял көне"республика акциясендә катнашуын дәвам итә. Безнең укучылар әти-әниләре белән актив вакыт үткәрәләр : спорт белән шөгыльләнәләр, өстәл уеннары уйныйлар, сәяхәт итәләр. Әлеге акциянең максаты-үсеп килүче буын арасында гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру.