"Айтуган" универсаль спорт залында ир-ат командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде

2021 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

30 январь көнне район үзәгенең яңа ачылган "Айтуган" универсаль спорт залында ир-ат командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде. Анда алты - Сарман 1, Сарман 2, Җәлил 1, Җәлил 2, Тукай районы һәм Әлмәт шәһәре җыелма командалары үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Сарман 1 җыелма командасы җиңү яулады. Әлмәт шәһәренең "Система-сервис" командасы - 2, Җәлил 1 - 3 урынны алдылар. Тукай волейболчылары дүртенче булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International