Гыйнварның соңгы атнасында мәктәп үзенең 50 еллык матур юбилеен билгеләп үтте. Төрле елларны мәктәпне тәмамлаучылар, язмышлары шушы белем сарае белән бәйле булган мөгаллимнәр, техник хезмәткәрләр, җитәкчеләребез – бәйрәмнең иң зур кунаклары шулар. Шатлыгыбызны уртаклашкан һәркемгә без иң зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Тантанага мәктәп коридорларына экспозицияләр оештырылды, сыйныф газеталары чыгарылды, концерт программасы әзерләнде. Юбилей уңаеннан «Барысы да мәктәп бусагасыннан башлана» дип аталган хатирәләр җыентыгы да дөнья күрде. Аны чыгаруда ярдәм иткән элеекеге укучыларыбызның барысына да җң изге теләкләребезне юллыйбыз