01.02 көнне мәктәбебездә Туган тел айлыгына старт бирелде. Атна укучыларда туган телләрне өйрәнүгә уңай караш формалаштыруга, үсеп килүче буынны милли мәдәнияткә, милли сәнгатькә җәлеп итүгә һәм төрле милләтләрнең мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итәргә тиеш. Татарча төрлечә исәнләшү, сәламләү укучыларыбызда туган телгә тагын да күбрәк кызыксыну уятты.