Андрей Ларьков призына чаңгы ярышлары

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелегендә призлы урын ! Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең 9 а сыйныф укучысы Насибуллин Даниил әнә шундый нәтиҗәләр белән сөендерде. 26-30 гыйнвар көннәрендә Зеленодольск шәһәрендә ЗМС Андрей Ларьков призына чаңгы ярышлары узды. Даниил ирекле стиль белән индивидуаль спринтта, шулай ук классик стиль белән 5км.га  икенче урынны алды. Ә Даниил беренче урынны алган Сарман районы командасы инде февраль аенда ук Сыктывкар шәһәренә республика данын Россия ярышларында якларга бара. Без сезнең өчен җан атачакбыз, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International