«Умка» Республика интеллектуаль олимпиадасының 2 нче этабы

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Умка» республика интеллектуаль олимпиадасының 2 нче этабында катнаштылар. Олимпиаданың төп максаты: интеллектуаль сәләтләргә ия булган сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Олимпиаданың төп бурычлары: төрле программалар буенча белем алучы балаларның интеллектуаль, эмоциональ-ихтыярый мөмкинлекләрен күрсәтү; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү сәләтен үстерү һәм ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International