Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан «Җәлил гимназиясе»ндә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган почмак булдырылды.