Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Ин яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 15 укучы катнашты.
Бәйге 3 этаптан торды. Беренчесендә әйдаманнар үзләре турында видеороликлар аша сөйләделәр. Икенче өлештә алар залда утыручыларга мастер-класслар күрсәттеләр. Өченче этапта иң яхшы әйдаман исеменә дәгъва кылучылар үзләре үткәрәчәк чараны хөкемдарларга тапшырдылар. Катнашучыларның һәрберсе дә бирелгән биремнәрне үтәп, жюри әгъзалары алдында үзләренең бар осталыкларын да күрсәттеләр.
“Җәлил гимназиясе”ннән Альфира Гарипова җиңүче булды, «Иң яхшы әйдаман» республика бәйгесендә безнең район данын яклаячак. Барлык очколарны исәпләгәннән соң, призерлар түбәндәгеләр: Сарман урта мәктәбеннән - Аделя Валитова, Җәлил беренче номерлы мәктәбеннән – Ләйсән Хәлиуллина, 2 нче номерлы Җәлил урта мәктәбеннән Азалия Латиповалар. Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар тапшырылды.