1нче февраль көнне "Җәлил гимназиясе"ндә табигый - математик цикл атналыгына старт бирелде. Бу атна «Гади формаларның матурлыгы» күләмле рәсемнәр күргәзмәсе, ташландык материалдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе белән башланып китте. Күргәзмә тагын бер тапкыр кече һәм өлкән сыйныф укучыларын да зур игътибар җәлеп итте. Шулай ук файдаланылган батарейкаларны, пластик капкачларны һәм макулатура җыю буенча экологик акцияләр башланды.