Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Иң яхшы әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 15 укучы катнашты.
Бәйге 3 этаптан торды. Беренчесендә әйдаманнар үзләре турында видеороликлар аша сөйләделәр. Икенче өлештә алар залда утыручыларга мастер-класслар күрсәттеләр. Өченче этапта иң яхшы әйдаман исеменә дәгъва кылучылар үзләре үткәрәчәк чараны хөкемдарларга тапшырдылар. Катнашучыларның һәрберсе дә бирелгән биремнәрне үтәп, жюри әгъзалары алдында үзләренең бар осталыкларын да күрсәттеләр.
Безнең мәктәп данын 8 нче сыйныф укучысы Баязитов Йосыф яклады. Ул “Иң ярдәмчел әйдаман” номинациясендә җиңүче булды. Аны бу олы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.