"Җәлил гимназиясе"ндә табигый-математика фәннәре атналыгы дәвам итә

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2нче февраль көнне "Җәлил гимназиясе"ндә табигый-математик цикл атналыгы кысаларында 7нче сыйныф укучылары арасында биологиядән "Аңла мине" уены узды. Балалар актив катнаштылар, үзләренең зирәклекләрен, предметны белүләрен, шулай ук тапкырлыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча "220 вольт"командасы җиңде. Уеннан соң 7нче сыйныф укучылары өчен химия һәм физика буенча кызыклы тәҗрибә күрсәттеләр. Балалар бик канәгать калдылар, бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International