«А теперь горбатый! Я сказал горбатый!» - күренекле режиссёр Станислав Говорухин төшергән, совет детективлары арасында иң күренеклеләреннән берсе булган «Место встречи изменить нельзя» фильмыннан алынган бу сүзләрне белмәгән, хәтерләмәгән кеше юктыр. Ник дигәндә, совет кешеләре арасында фильмның үзен карамаган кеше дә калмагандыр. “Черная кошка” – 1945-1946 елларда бөтен Мәскәүне курку астында тоткан банда ул. Ә ике ел буе шушы җинаятьчеләрне эзләүчеләрнең берсе Сәйяр Баев – тамырларының чыгышы белән Мортамак авылыннан. Аның бабасы Миңнегул Мортамак авылында туып үскән. Баевлар нәселе әлеге авылда 300 ел гомер кичергән.
Казанда «Татарстанның шәһәр һәм район җитәкчеләре»исемле китап дөнья күрде. Шул унайдан 2 февраль көнне Мортыштамак мәдәният йортында "Хатирәләрне барлап" исемле китап тәгъдир итү кичәсе узды. Анда Чаллы шәһәреннән Сәйяр Баевның кызы – әби-бабаларының, якыннарының нәсел җепләрен, тарихын өйрәнү өчен зур көч куйган Эльмира Баева катнашты.