Хезмәт даны музеена экскурсия

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Хезмәт даны музеенда булдылар. Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр формалаштыру; балаларны герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Музейда булганда Җәлил китапханәсе мөдире Фәйрушина А.И. Муса Җәлилнең яңа "Беренче дәрес" китабын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International