Мәдәният яңалыклары

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

4 февраль көнне район мәдәният йортында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан районкүләм “Җәлил укулары” бәйгесе булып узды. Конкурста катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И.Р. сәламләде. Бәйгедә 60ка якын конкурсант катнашты. Балалар М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International