“Хәлиткеч Сталинград сугышы “ Әңгәмә

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Сталинград сугышы... Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләренең берсе. Монда, 1942 нче елда Идел буендагы иң матур шәһәрнең генә  түгел, ә бөтен Икенче бөтендөнья сугышы язмышы хәл ителә..  Сталинград өчен көрәш 200 көн һәм төн дәвам итә. 1943 нче елның 2 нче февралендә Сталинград тулысынча азат ителә.

Шул уңайдан Мортыштамакта мәктәп укучылары өчен “Хәлиткеч Сталинград сугышы “ исемле әңгәмә үтте.Совет халкының батырлыгы,бердәмлеге, Туган илне яратуы бу канкойгыч сугышта җиңеп чыгарга ярдәм итүе турында ветеран укытучы Салихова Фәнүзә апа сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International