“Исәнме, Лого Иле!”

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Табигый һәм математик фәннәр атналыгы кысаларында 5нче А һәм 4нче Б сыйныф укучылары өчен “Исәнме, Лого Иле!” дигән чара үткәрелде. Гимназия укучылары инструментларга бай  күпфункцияле “ЛогоМиры” программасында иҗади эшләү белән мавыктылар. Бу программа, үстерешле укытуның  куәтле чарасы буларак, программалаудан тыш төрле темаларга рәсемнәр ясау, катлаулылыгы  төрле булган күңелгә ятышлы мультимедиа проектлар эшләү кебек  төрле башка мөмкинлекләр дә бирә. Төп компьютер инструментлары булган  текст, графика, музыка редакторларын; микрофоннан тавыш яздыруны, программалаштырылган объектлар җыелмасын һәм, иң мөһиме, Лого югары дәрәҗәдәге программалау телен үз эченә ала. Компьютер классында үткәрелгән чарада укучылар үзләренең беренче программалы цифрлаштырылган проектларын иҗат иттеләр: рәсем ясадылар һәм аны  җанландырып  мультфильм эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International