Саклаубаш урта мәктәбе укучылары буш вакытларында әби - бабайларына, өлкән авылдашларына булышалар. Карлы февральдә аларның ярдәме аеруча кирәк. Хәрәкәтнең тормыш икәнен һәркем белә. Өлкәннәргә ярдәм итеп алар игелекле эш эшлиләр дә, сәламәтлекләрен ныгыталар.