Зур Нөркәй урта мәктәбендә шахмат зонасы ачу

2021 елның 5 феврале, җомга

2021нче елның 5нче февралендә Зур Нөркәй урта мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру буенча махсус партия проектын тормышка ашыру максатыннан шахмат зонасы ачылды.

Проектның максаты: балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру, гомуми мәдәниятне үстерү һәм шахмат яратучы балалар һәм яшүсмерләр санын арттыру.

Проектның бурычлары: балаларны һәм яшүсмерләрне шахмат уеннары аша эчтәлекле ял итүгә җәлеп итү, аларда гомуми интеллектуаль эшчәнлеккә карата мотивация һәм тотрыклы кызыксыну формалаштыру.

Зур Нөркәй урта мәктәбе коллективы һәм укучылары исеменнән шахмат зоналары булдыруда ярдәм күрсәткән хәйриячеләребезгә – Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовнага, район Советы депутаты Шайхразиев Хәлил Шәйхлесламовичка, Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Гайсин Рәшит Мөхтәровичка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International