Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучылары үзләренең белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итте. Алар әти-әниләре алдында зур сынаулар үтеп, осталыкларын күрсәттеләр: матур итеп туган телдә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.