Патриотик тәрбия бирү максатыннан музейда чаралар еш үткәрелә. "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чараның чираттагысында Александрова Әлфинур Әбүзәр кызы җитәкчелегендә Сарман урта мәктәбенең 4 А сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар чын солдат тормышында кайнап, үзләре өчен яңа мәгълүматлар алдылар, биремнәрне үтәп, тәҗрибә тупладылар.