Музей яңалыклары

2021 елның 5 феврале, җомга

Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында музейда язучы-фантаст, галим, якташыбыз Адлер Тимергалинның тууына 90 ел тулуга багышланган "Оялырлык хезмәтем юк" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән документлар, китаплар, язучының шәхси әйберләре килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Район җитәкчеләре музейда үтүче чараларда еш катнашалар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Р.Сәхипова да әлеге күргәзмә белән кызыксынып танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International