Иске Минзәләбаш мәктәбендә 1 класс укучыларының зур бәйрәмнәре – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды

2021 елның 6 феврале, шимбә

Укучылар ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, кушарга, алырга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнгәннәр. Балалар белем дөньясына алып кергән тәүге дәреслекләренә рәхмәт әйтеп җырладылар, биеделэр. Бәйрәмгә килгән әниләр укытучы апаларына рәхмәтләрен житкерде. Мәктәп директоры Руслан Хамбалович, балаларны котлап, беренче дипломнарын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлифба бәйрәме күңелләрдә матур хатирәләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International