3нче февраль көнне “Җәлил гимназия”се базасында Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" олимпиадасының сайлап алу туры үтте. Олимпиада ике турдан торды. Балаларга төрле илләрнең тарихын һәм мәдәниятен тирән белүләрен таләп итүче 20 катлаулы сорауга җавап бирергә кирәк иде. Бу олимпиадада призер булган Җәлил гимназиясе командасын котлыйбыз! Афәрин!