Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән «тикшерү сатып алу» чаралары барышында Сарман районы шәхси йортында законсыз рәвештә спиртлы сыекча сату факты ачыкланды. Барлыгы 75,5 литр күләмендә спиртлы сыекча тартып алынды.
Административ тикшерү үткәрү өчен эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Гражданинга карата әлеге факт буенча административ тикшерү үткәреләчәк. Тартып алынган барлык алкогольле продукция экспертизага җибәрелде.