19 февраль көнне безнең Азалак мәктәбендә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Татарстан- безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәният һәм тел күптөрлелеге" исеме астында парламент сәгате узды. Укучылар алдында Азалак авыл җирлеге башлыгы Габделгазизов Илгизәр Габделкаюм улы чыгыш ясады. Ул укучыларга авыл җирлеге эшчәнлеге һәм халыклар бердәмлеге турында сөйләде.