Парламент сәгате

2021 елның 20 феврале, шимбә

Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Р.Р. үткәрде. Депутат Р.Р. Нуртдинов иң элек Татарстан Республикасының истәлекле урыннары, сәнәгать үсеше, төрле милләт вәкилләренең кулга-кул тотынышып эшләүләре һәм яшәүләре белән таныштырды. Депутат эшчәнлегенә кагылышлы төрле сорауларга җавап бирде, җыелышларда нинди мәсьәләләр күтәрелүе һәм хәл ителүе турында әйтте.

Аннары 6 нчы сыйныф укучылары үзләренең проект эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Алар Сарман районы, Петровка завод авылы халкы турында, аның милли составы турында чыгыш ясадылар, Петровка завод урта мәктәбенең күпмилләтле булуы турында сөйләделәр. 7 нче сыйныф укучылары рус һәм татарларның милли гореф-гадәтләре турында таныштырдылар. Чара ахырында 6-8 сыйныф укучылары «Татарстан белгечләре» темасына викторинада катнаштылар.

Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Барысы да канәгать иде. Парламент сәгатендә барлыкка килгән җылы атмосфера әле озак вакытка кадәр сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International