Мәдәният һәм сәнгатькә хезмәт итү иң мөһим миссия булып санала, барыннан да элек, җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый нигезләрен ныгытуга, бай мәдәни мирасны саклауга һәм арттыруга керткән зур өлеше өчен. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Указы белән Җәлил мәдәният сарае культуранизаторы Навия Равдат кызы Гатиятуллинага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»исеме бирелде.
Бу бүләк-аның армый-талмый хезмәтен, республикабызның мәдәни потенциалын саклап калуга һәм үстерүгә керткән өлешенең ачык дәлиле.
"Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллинга, мәдәният бүлеге начальнигы Г. Г. Латыйповага минем хезмәтемне югары бәяләгән өчен тирән рәхмәтемне җиткерәсем килә, - ди Навия Равдатовна. - Бу минем өчен бик мөһим".
Без коллегабызга яңа ачышлар, үз-үзебезне күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр, киләчәктә иҗади уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телибез.