Музей яңалыклары

2021 елның 20 феврале, шимбә

Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен музей экспозицияләре буенча  экскурсия оештырылды. Кунаклар районыбыз тарихын кызыксынып тыңладылар. Музей экспонатлары, "Борынгы дөнья" экспозициясе, Адлер Тимергалинның тууына 90 ел тулуга багышланган "Оялырлык хезмәтем юк" исемле күргәзмә  белән таныштылар. Күргәзмәдә язучының кызы Алсу Тимергалинаның музейга бүләк иткән  документлар, китаплар, шәхси әйберләре тәкъдим ителгән.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Сугышчан Дан залында узган Батырлык дәресендә, балалар Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары, якташ сугыш ветераннарының сугышчан юлы белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International