“Туган телем-иркә гөлем”

2021 елның 20 феврале, шимбә

20 февраль көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан, “Туган телем-иркә гөлем” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Укучылар тарафыннан дәүләт телләре буларак  татар һәм рус телләренә багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Татарстанда барлык халыкларның дус яшәвенә багышлап,  биюләр биелде. Тел турындагы шигырьләрдән торган видеоязма күрсәтелде. Кичәдә китапханәчебез “21 февраль-Туган тел көне”нә багышланган мөрәҗәгать белән таныштырды. Әлеге чара мавыктыргыч, файдалы булды, татар теле укытучысы барлык катнашучыларны туган телне яратырга, аны өйрәнергә, камилләштерергә, сакларга өндәде. Кичә Г.Тукай сүзләренә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International