ТР Сарман районы Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә «Татарстан – безнең уртак йортыбыз, Халыклар бердәмлеге, мәдәни һәм телләрнең күптөрлелеге республиканың уникаль байлыгы» дигән темага Парламент укулары узды. Дәресне Сарман муниципаль районы Иске Кәшер авыл җирлеге Советы депутаты Дәүләтҗанов Р.Н. үткәрде. Дәрес барышында Татарстан Республикасында, Сарман районында һәм авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкларның байлыгы нәрсәдә булуы турында фикерләштеләр. Дискуссия ахрында республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген саклау һәм ныгыту кирәклеге ассызыкланды.