«Укучыларга халык мәдәнияте»

2021 елның 20 феврале, шимбә

Үсеп килүче буынны традицион халык мәдәниятенең база нигезләре белән таныштыру, балаларның халык традицияләренә карата кызыксынуларын формалаштыру, балалар һәм яшүсмерләрнең бәйрәм, уен һәм йола эшчәнлегенең традицион формаларын яңарту максатыннан «мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте»Бөтенроссия акциясе старт алды. «Апрель» халык бию ансамблендә катнашучылар бу акциягә кушылдылар һәм Җәлил мәдәният сарае сәхнәсендә он-лайн форматында мастер-класс күрсәттеләр.

«Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе – ул төрле яшьтәге мәктәп укучыларын заманча онлайн аша Россия Федерациясе халыкларының күпмилләтле традицион мәдәниятен өйрәнүгә һәм популярлаштыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән агарту һәм иҗади чараларны үз эченә алган чаралар циклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International