Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Халыкара туган тел көне белән котлавы

2021 елның 21 феврале, якшәмбе

21 февральдә Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү ЮНЕСКОның Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елның 17 ноябрендә игълан ителеп, 2000 елдан башлап бәйрәм ителә.

Бу дата 1952 елның 21 февралендә Бангладеш башкаласы Дакка шәһәрендә туган телләрен - бенгали телен яклап демонстрациягә чыккан, аны илнең дәүләт телләренең берсе дип тануны таләп иткән студентларның полиция пулясыннан һәлак булган көнне искә алу йөзеннән сайлап алынган.

 

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Быел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, бу бәйрәм аеруча әһәмияткә ия.

Телләр һәр аерым халыкның үзенчәлеген һәм төрле халыкларның үзара тыныч яшәвен тәэмин итүдә мөһим роль уйный.

Тел - аерым алынган дәүләтнең тотрыклы үсешенә ирешүнең стратегик факторы һәм төрле илләр арасында гармонияле мөнәсәбәтләрнең гаранты булып тора. Тел - ул халыкның тарихы, аның цивилизациягә һәм мәдәният үсешенә килгән юлы.

Татарстан Республикасында ике рәсми дәүләт теле – рус һәм татар теле бертигез кулланыла. Без бүгенге көндә республикабызда 173 милләт вәкиленең тату гомер кичерүе белән горурланабыз.

Татарстан җирендә күп төрле халыкларның язмышлары бергә кушылган, төрле милләт телләренең үзара синтезының уникаль тәҗрибәсе тупланган, толерантлылык һәм этникара аңлашып яшәү принциплары өйрәнелгән.

Әйтергә кирәк, шулай ук 19 милләт вәкиле безнең Сарман районын үз туган йорты итеп яши.

Кадерле дуслар! Бәйрәм белән котлап, барыгызга да татулык, тынычлык һәм уртак йортыбызның чәчәк атуын телим

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International