Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең яшь армиячеләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Армия чемоданы» традицион Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Балалар Ватанга бурычларын үтәгән ата-бабаларының, әтиләренең һәм абыйларының армия тормышы предметларын, истәлекле әйберләр алып килделәр. Ватанны саклаучыларның язмышы турында сөйләделәр һәм армия хезмәте белән бәйле көнкүреш әйберләрен күрсәттеләр.