Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Зур Нөркәй мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр!" дигән күнел ачу программасы үткәрелде. Яшь егетләребез ике командага бүленеп, үзләренең көчләрен сынадылар. Интелектуаль сорауларда "Ак Барс" командасы алда булса да, җитезлек буенча "Без татарлар" командасы алда булды. Нәтиҗәдә, ике команда да 50 шәр очко туплап, тамашачыларга матур гына бәйрәм кичэсе күрсәттеләр.