Мәдәният яңалыклары

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

20 нче февраль көнне район мәдәният йортында Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Ватанны саклаучылар көненә багышланган районкүләм «Татар егете-2021» бәйгесенең гала-концерты булып узды. Концертта Иске Әлмәт, Ләке, Янурыс, Яхшыбай, Чураш, Саклаубаш, Сарайлы, Петровка-Завод, Шәрләрәмә авылы егетләре катнашты. 2021 нче елның «Татар егете» исеменә Иске Әлмәт авылыннан Вилдан Юнысов лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International