МБББУ "А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” шахмат зонасы

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру проектын гамәлгә ашыру максатыннан,  МБББУ “А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә” шахмат зонасы ачылды. Почмак ачылуда ярдәм иткәннәре өчен барлык укытучыларга, укучыларга һәм "Бердәм РОССИЯ" фракциясе (депутат берләшмәсе) депутаты Габдрахманов Айдар Наил улына рәхмәтебезне белдерәбез.

Шахмат күп гасырлык тарихлы уен булып тора, ул катлаулы логика һәм катгый законнар буенча эшләүче гадәти булмаган уен дөньясы белән аерылып тора.Уен бер үк вакытта логик һәм абстракт фикерләүне дә кулланырга мөмкинлек бирә. Уенчыга алдан уйларга, вакыйгалар үсешенең фараз вариантларын төзергә туры килә. Бу заманча укытуның төп таләпләреннән берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International