Бүген районда Туган тел көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән чара узды. Чарада төрле милләт биюләре биелде, җырлары җырланды, шигырьләре сөйләнде. Фестивальгә Сарман районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зыятдин улы чакырылган иде. Алар милли мәгарифне үстерүгә, яшь буынны укыту – тәрбияләү эшенә керткән шәхси өлешләре, нәтиҗәле хезмәтләре өчен, мәгариф хезмәткәрләренә Сарман районы башлыгы һәм район мәгариф бүлеге рәхмәт хатларын тапшырдылар.