Архив эше мәсьәләләре буенча «заманча архив» методик семинары үткәрелде

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивлар тарафыннан республиканың белем бирү, спорт учреждениеләре һәм муниципаль архивларны туплау чыганаклары архивларына җаваплы затлар өчен укыту семинарлары циклы гамәлгә ашырыла.

2021 нче елның 25 нче февралендә Сарман муниципаль районы Башкарма комитетында Архив эше буенча семинар оештырылды. Укулар 4 мәйданчыкта узды. 1 мәйданчык-авыл җирлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары; 2 мәйданчык - «Агрокөч» холдингының эш башкару һәм архивы өчен җаваплы хезмәткәрләре; 3 мәйданчык - муниципаль архивны туплау чыганаклары, Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре секретарьлары һәм җаваплы хезмәткәрләре; 4 мәйданчык - мәгариф учреждениеләре, өстәмә белем бирү һәм спорт учреждениеләре архивлары өчен җаваплы кешеләр.

Ахырда Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә «Агрокөч" АҖ эш башкару һәм архив өчен җаваплы хезмәткәрләр өчен экскурсия үткәрелде»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International