Барабанчы кызларның беренче чыгышы бу шимбәдә мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Матур костюмнар Җәлил 1 нче мәктәбе тарафыннан волонтерлык линиясе буенча откан грантка сатып алынды. Барабаннар белән тандемдагы якты костюмнар игътибарны җәлеп итә һәм тамашачыларны битараф калдырмый. Алда-9 Май бәйрәме һәм барабанчылар парадның бизәге булыр дип ышанабыз.