22 февраль көнне Чураш мәдәният йортында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан « Солдатта булган диләр!»дигән бәйрәм кичәсе узды. Кичәдә армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр көч сынашты.Алар арасында өлкән буын һәм яшьләр дә бар иде. «Сугыш турындагы җырларны бел!», «Сугыш турында фильмнарны беләсеңме?», «Сөйгәнемә хат», Шигырьне дәвам ит!», «Шырпы сүнгәнче бәрәңге әрчү», « Солдат паегы ашау», «Печенье ашый -ашый отжимание ясау»,«Үрә кат!»,« Расшифровщик» кебек бәйгеләрдә катнаштылар.Бәйгеләрне музыкаль паузалар алыштырып торды.Соңыннан катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Бәйрәм чөй өстәле артында дәвам итте.