Фронтовик-шагыйрьнең улы белән очрашу

2021 елның 26 феврале, җомга

Әлеге чарада  Ә.Габидинең  “Күлдәвектә кояш көлә” исемле китабы тәкъдир ителде. Маннур Әзһәр улы үзенең чыгышында әтисе, аның тормышындагы кызыклы хәлләр турында сөйләде. Укучылар шагыйрьнең иҗаты, туган авылы  турында  яңа мәгълүматлар тупладылар, аның шәхси әйберләре, үз кулы белән язган шигырьләре сакланган Чукмарлы авылындагы музейга виртуаль экскурсия  ясадылар. Чараның ахырында катнашучылар барысы бергә Ә.Габиди сүзләренә язылган җырны башкардылар. Маннур Әзһәр улы катнашучыларга тәкъдир ителгән китапны бүләк итте. Очрашу истәлекле һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International