Зур Нөркәй урта мәктәбе укытучылары "Туган телем -иркә гөлем" исемле кичәдә

2021 елның 26 феврале, җомга

1999нче елда ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 30нчы сессия карары белән Халыкара туган тел көне гамәлгә куелды. Халыкара туган тел көне 2000нче елдан бирле ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты – юкка чыккан телләрне, юкка чыккан халыкларның мәдәниятләрен саклап калуга ярдәм итү. Һәр халык – ул кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше. Һәм, әлбәттә, тел. Аны саклау – бик мөһим бурыч.

25нче февраль көнне районыбызда Туган тел көненә багышланган "Туган телем -иркә гөлем" исемле чара үтте. Анда Зур Нөркәй урта мәктәбе укытучылары да катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Зөлфия Флер кызына  яшь буынны укыту-тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше, нәтиҗәле хезмәте өчен мәгариф бүлеге  җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зыятдин улы рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International