Иске Минзәләбаш авылында гомер кичерүче Гыйльфанов Әнвәр Әбүбәкер улына 90 яшь тулды

2021 елның 26 феврале, җомга

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Әнвәр абыйны "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, авыл ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов, авыл имам-хатыйбы Илдар Әшрафуллин, балалары, туганнары, күршеләре дә тәбрикләделәр һәм сихәт гомер теләделәр.
Ветеранның күңел сандыгында хатирәләр бик күп. Ул яшүсмер чакларын, хезмәт иткән чорларын яхшы хәтерли. Сталинны күргәнен дә бик тәфсилләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International