"Кызыл калфак" бакчасында муниципаль семинар-практикумы "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү үсешендә заманча экологик технологияләр куллану"

2021 елның 26 феврале, җомга

Табигать-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерүнең иң мөһим чарасы. Бала аның белән аралашканда күпме ачышлар ясый! Сабый күргән һәр тере җан иясе кабатланмас. Табигый материаллар да (ком, балчык, су, кар һ.б.) төрле, алар белән балалар уйнарга ярата.  Бер генә дидактик материал да табигать белән балага йогынты ясауның төрлелеге һәм көче буенча тиңләшә алмый.

26 февральдә 4нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү үсешендә заманча экологик технологияләр»дигән семинар-практикум булып узды. Семинар-практикум эшендә Сарман районы балалар бакчасы педагоглары катнашты. Семинарның төп максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән практик эшчәнлектә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының экологик белемнәренә практик юнәлеш бирү.

Семинар-практикум кысаларында, практик өлештә, педагогларга балалар белән видеозанятиеләр форматында өч белем бирү чарасын карау, шулай ук мастер-классларда катнашу мөмкинлеге тәкъдим ителде.

Теоретик өлештә педагоглар балаларның танып-белү кызыксынуын активлаштыруга, экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән нәтиҗәле технологияләр, формалар, методлар һәм алымнарны куллану буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Өлкән тәрбияче Шәймарданова Л.Р. «Эко-мәктәп/Яшел флаг»халыкара программасы кысаларында балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинар-практикум анда катнашучылар өчен файдалы һәм иҗади булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International