“Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле республикакүләм укулары

2021 елның 26 феврале, җомга

26 февраль көнне Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” республикакүләм укулар узды. Быел укулар шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре – Әзһәр Габидиның тууына 95 ел, язучы, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе – Хәниф Хәйруллинның тууына 90 ел, шагыйрә, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты – Клара Булатованың 85 яшь, шагыйрь, прозаик, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре – Фәрит Яхинның тууына 60 ел тулуга багышланган. Беренче турга барлыгы 647 эш кабул ителде. Барлык эшләр дә жюри тарафыннан тикшерелде, нәтиҗәләр онлайн рәвештә игълан ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International