XXVII Терентьев исемендәге Идел буе фәнни экологик конференциясе

2021 елның 26 феврале, җомга

23-24 нче февральдә "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучыларының А. М. Терентьев исемендәге XХVII Идел буе фәнни экологик конференциясе булып узды. Конференциядә 7 секция эшләде. Эксперт комиссиясе тарафыннан 119 эш каралды. Конференциядә Татарстан Республикасының 22 муниципаль берәмлеге һәм РФнең 6 төбәге катнашты. "Җәлил гимназиясе" нең 10 нчы сыйныф укучысы Нуриева Язилә  "Сәнәгать һәм химия экологиясе" номинациясендә теманы тирәнтен эшкәрткән һәм докладның фәнни эше өчен дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе-Замаева Л. Н. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез! Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International