Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру проектын гамәлгә ашыру максатыннан, МБББУ «Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә шахмат зонасы ачылды. Шахмат зонасы ачылуда ярдәм иткәннәре өчен барлык укытучы һәм укучыларга, шулай ук район Советы депутаты Александровка авыл җирлеге башлыгы Артур Раил улы Гафиятуллинга,авыл җирлеге депутатлары Миннебаев М. Т. һәм Халиуллин М.Г. ка олы рәхмәтебезне белдерәбез.