«А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә ел саен «Аҗаган» хәрби - спорт уены үткәрелә. Мавыктыргыч уенда 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Командалар уенны түземсезлек белән көттеләр. Уен традицион рәвештә гомуми тезелүдән башланып китте, командирлар рапорт тапшырдылар, ә хөкемдарлар һәр команданың әзерлеген тикшерде. Маршрут кәгазьләре алынганнан соң уен башланды.
Командаларга үз белемнәрен һәм осталыкларын уенның тугыз этабында күрсәтергә туры килде. Яшерен хәбәрләрне уку, беренче медицина ярдәме күрсәтү, мина кырын үтү, «танклар» узышы, пилотлар ярышы, ату... Һәр этапта командалар баллар тупладылар.
Уен бик бердәм һәм оешкан төстә узды. Хәтта укытучылар да бу мавыктыргыч ярышлардан читтә калмадылар, командалар өчен җан атып, мөмкин кадәр булышырга тырыштылар.