Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында интеллектуаль уен

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында 26 февраль көнне "А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары туган телләргә багышланган интеллектуаль уенда катнаштылар. Ике команда рус һәм татар теле, рус һәм татар әдәбияты белемнәре буенча көч сынашты. Шигырьләр сөйләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан жюри әгъзалары баллар куйдылар һәм җиңүчене билгеләделәр. Чара яхшы дәрәҗәдә үтте, укучылар актив катнаштылар. Мондый чаралар балаларны әдәби мираска җәлеп итү өчен бик мөһим һәм кирәк. Балалар бердәм рәвештә Россия – күпмилләтле дәүләт, безнең уртак йортыбыз икәненә төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International